Accessibility links

"Фукусима" станциясендә нурланыш дәрәҗәсе кимегән


Фукусима атом электр станциясе
Фукусима атом электр станциясе
Япония рәсмиләре “Фукусима-Дайичи” атом электр станциясендә нурланыш дәрәҗәсе кимү турында хәбәр итте.

Япония хөкүмәте вәкиле Юкио Эдано, әлегә 4 реактордан нурланышлы матдәләрнең һавага чыгуы күзәтелми, дип белдерде. Сишәмбе көнне бу реакторда шартлау булган иде.

Эдано 5нче һәм 6нчы реакторларның да суыту җайланмалары сафтан чыгу турында әйтте.

Элгәре Япония Халыкара атом энергиясе агентлыгына (МАГАТЭ) “Фукусима-Дайичи” станциясендә кулланылган атом-төш ягулыгы саклагычларның берсенең януы һәм һавага нурланыш таралу турында хәбәр иткән иде.

Аннан соң МАГАТЭ “Фукусима”да нурланыш таралу кешеләр сәламәтлеге өчен куркыныч, дип белдерде.

Япония хөкүмәте башлыгы Наото Кан станциядән 30 чакрым арада яшәгәннәргә өйләреннән чыкмаска кушты һәм нурланыш таралу тагын булырга мөмкин, дип кисәтте.

Атом электр станциясенең үзендә 50 хезмәткәр калган. Алар реакторларның суыту җайланмасына су салырга тырыша. Әлегә нәтиҗә күренми. Җайланмалар 11 мартта булган җир тетрәү һәм дулкын ташкыны нәтиҗәсендә сафтан чыккан иде.
XS
SM
MD
LG