Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада боралак казасын тикшерәләр


Уфада кичәге К-26 хосусый боралагы казасын тикшерү эшләре бара.

Боралак Уфаның 8 Март бистәсе янына төшеп җимерелде. Каза вакытында анда боралакның хуҗасы һәм аның танышы булган. Боралак хуҗасы хастаханәгә салынган.

Беренче хәбәрләргә караганда, түбәннән очучы боралак каты кар катламына әләгеп җиргә бәрелгән һәм икегә ярылган.

Боралактагы ике кеше аннан чыгып өлгергән һәм шуннан соң аңа ут капкан
XS
SM
MD
LG