Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израилнең элекке президенты җиде ел төрмәгә хөкем ителде


Тель-Авив мәхкәмәсе Израилнең элекке президенты Моше Кацавны хатын-кызларны көчләүдә һәм җенси эзәрлекләүдә гаепләп җиде елга ирегеннәм мәхрүт итте.

Берничә ай элек ул 1998 елда туризм министры булган чорда ике хатын кызны көчләүдә гаепле дип табылды.

Ул шулай ук президент булган чорда, 2000-2007 елларда үз җитәкчелегендә эшләгән ике хатын-кызны җенси эзәрлекләүдә дә гаепләнә.

Кацав президентлык мөддәте тәмамланырга ике атна кала вазифасыннан китәргә мәҗбүр булган иде.
XS
SM
MD
LG