Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмән президенты: Илдә ватандашлар сугышы башланырга мөмкин


Йәмән президенты Гали Габдулла Салих илдә ватандашлар сугышы башланырга мөмкин дип кисәтә.

Аның әйтүенчә, илдә хөкүмәт түнтәрелеше оештыру тырышлыклары сугышка китерә ала.

Дүшәмбе берничә югары хәрби оппозиция ягына күчүләрен белдерде.

Илнең көньяк-көнчыгышында армия солдатлары белән президент Салихка тугрылыклы Республика гвардиясе хәрбиләре арасында бәрелешләр нәтиҗәсендә ике солдат һәлак булды.

Санада җомга көнне демонстрациячеләргә ут ачудан 50-ләп кеше һәлак булганнан соң илдә киңкүләм ризасызлык чаралары башланды.

Анда катнашучылар 32 ел буе хакимияттә булган Салихның китүен таләп итә.
XS
SM
MD
LG