Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефть ягулыгы сату шартларын кырыслатылучы канун әзерләнә


Русиянең монополиягә каршы федераль хезмәте илдә нефть ягулыклары сатучы ширкәтләр өчен шартларны кырыслатучы канун өлгесе әзерләде.

Әлеге канун нигезендә Русиянең теге яки бу төбәгендә берәр ширкәткә нефть ягулыгы базарының чирегеннән артыгы туры килсә, ул ширкәткә яңа ягулык станцияләре сатып алу, яки аларны төзү өчен җир сатып алу тыела.

Моннан тыш, андый ягулыкны саклау үзәкләре төбәктәге барлык саклау күләменең чирегеннән артыгына ия булса, ягулык саклау хезмәтләрен базардагы башка ширкәтләр белән дә бүлешергә тиеш булачак.
XS
SM
MD
LG