Accessibility links

“Әл-Каидә” Осама бин Ладен үлемен раслады


Радикал ислам интерент форумнарның берсендә урнаштырылган хәбәрдә “Әл-Каидә” үз җитәкчесе Осама бин Ладенның үтерелүен раслады.

Анда исә бин Ладен каны “юкка түгелмәде” һәм “Әл-Каидә” Кушма Штатлар һәм аларның тарафдарларына каршы терактлар оештыруны дәвам итәчәк, диелә.

Бүген йөзләрчә кеше әлеге чарага каршы протест митингларында катнашты. Алар бин Ладен үтерелгән Абботтабад һәм Пакстанның Кветта шәһәрендә узды. Шулай ук Мисырның Каһирә шәһәрендә дә зур булмаган митинг оештырылды.
XS
SM
MD
LG