Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдадта төрмәдәге чуалышлар вакытында 18 кеше үлгән


Узган төндә Багдад төрмәсендә туган чуалышларда ким дигәндә 18 кеше үлгән, шуларның җидесе – полиция хезмәткәре, 11е – тоткыннар.

Хәбәрләргә караганда, үлүчеләр арасында узган елның октябрендә Багдадтагы католик чиркәвенә һөҗүм оештыруда шикләнелгән “Багдад әмире” дип йөртелгән “Әл-Каидә” җитәкчеләрнең берсе бар.

Гыйрак эчке эшләр министрлыгы каршындагы төрмәдәге чуалышлар бер тоткынның коралга ия булып сакчыларга ут ачуыннан соң чыккан.

Иминлек көчләре хезмәткәрләре белдерүенчә, төрмәдә инде тынычлык урнаштырылган, бер генә тоткын да кача алмаган.
XS
SM
MD
LG