Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның пилотсыз очкычы Пакстанда биш сугышчыны үтерде


АКШның пилотсыз очкычы MQ-1 Predator
АКШның пилотсыз очкычы MQ-1 Predator
Пакстанның Төньяк Вәзирстан вилаятендә Кушма Штатларның пилотсыз очкычы террор эшчәнлектә шикләнелгән биш кешене юк итте. Бу хакта Пакстан хакимияте белдерә.

Очкычтан кораллы сугышчылар утырган машинага ике ракета атылган.

“Әл-Каидә” башлыгы үтерелгәч Кушма Штатларның әфган-пакстан чиге буенда бу өченче операциясе булды. Әлеге төбәктә “Хаккани” террор челтәренең ныгытмасы урнашкан. Алар кеше урлауда һәм шулай ук Әфганстандагы АКШ хәрбиләренә һөҗүмнәрдә гаепләнә.
XS
SM
MD
LG