Accessibility links

Хөкүмәт көчләре Сүриядә өч кешене үтерде


Сүриянең Ливан белән чигенә якын Талкалах шәһәрендә хөкүмәт көчләре һөҗүмендә кимендә өч кеше һәлак булды, күпләр яраланды.

Хөкүмәт гаскәрләре калага протест чараларын бастыру өчен кертелгән иде. Талкалах шәһәреннән кимендә 12 гаилә Ливанга качкан.

Шимбәгә каршы төндә Сүрия президенты Башар әл-Асадның урыныннан китүен таләп итеп урам җыены илнең көньягындагы Ибта шәһәрендә узды.

Хокук яклаучылар марттан бирле Сүриядә ризасызлык чараларында һәлак булганнарның саны 850 кешегә җиткән булырга мөмкин, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG