Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израилнең Сүрия һәм Ливан белән чигендә 8 кеше һәлак булды


Израилнең Сүрия һәм Ливан чигенә якын чыккан бәрелешләрдә кимендә 8 кеше һәлак булды, дистәләгән кеше яраланды. Сүрия һәм Ливан качакларына Израил чиген үтеп керергә тырышканда ут ачылган, дип хәбәр ителә.

Газзә сызыгының төньягында Израил чигенә якын килгән бер төркем фәлестиннәргә ут ачылган, нәтиҗәдә 25 кеше яраланган.

Бүген Израил дәүләте төзелүенең 63 еллыгы уңаеннан Үрдүн елгасының көнбатышы һәм Газзә җирләрендә фәлестин качаклары урам җыеннары уздыра.
XS
SM
MD
LG