Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якутия, Свердлау һәм Амур өлкәләрендә урманнар яна


Узган елның августында Түбән Новгород өлкәсендә дә урманнар янды
Узган елның августында Түбән Новгород өлкәсендә дә урманнар янды
Узган тәүлектә Русиядә урман янгыннарының мәйданы өч мәртәбә артып 45 мең һектарга җитте.

Иң зур урман янгыннары Якутиядә, Свердлау һәм Амур өлкәләрендә, Ханты-Манси автоном бүлгәсендә, дип хәбәр ителә.

Свердлау өлкәсенең дүрт районында гадәттән тыш хәл игълан ителгән.

Узган җәйдә Русиядә урманнар янып 62 кеше һәлак булды, өч меңнән артык йөрт янып көл булды.

Янгыннар 12 миллиард сумнан артык зыян китерде.
XS
SM
MD
LG