Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама ракета калканы төзелешенә Русияне дә чакыра


АКШ президенты Барак Обама Европада ракета калканы төзүгә Русияне дә кушылырга чакырды.

Варшауда Польша президенты Бронислав Коморовский белән очрашуда Обама: “Без ракета калканы мәсьәләсендә Русия белән хезмәттәшлек итәргә кирәк дип уйлыйбыз, чөнки безгә читтән уртак куркынычлар яный, һәм Русия бу стратегик баланска куркынычлы дип борчылса да, куркынычлы булмаячак. Әммә әле генә Польша президентыннан ишеткәнегезчә, НАТОның саклану чаралары НАТО карамагында калырга тиеш”, - диде.

АКШ һәм Польша президентлары шулай ук демократия һәм иминлек мәсьәләләре турында да сөйләште.

Ирландия, Британия, Франциядән соң Польша АКШ президентының соңгы тукталышы булды. Атна буе дәвам иткән сәфәрен ул бүген тәмамлап Вашингтонга кайтып китә.
XS
SM
MD
LG