Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокатлар Младичны Һааг мәхкәмәсенә тапшыруга каршы


Ратко Младич кулга алынгач
Ратко Младич кулга алынгач
Бүген Босния сербларының элекке гаскәр башлыгы Ратко Младич гаиләсе һәм адвокатлары аны Һааг мәхкәмәсенә тапшыруга каршы шикаять бирәчәк.

Алар 69 яшьлек Младичның сәламәтлеге начар һәм ул мәхкәмә алдына баса алмый, дип белдерә.

Халыкара мәхкәмә Младичны Босниядәге ватандашлар сугышы вакытында геноцидта һәм кешелеккә каршы җинаятьләрдә гаепли.

Кичә Белградта полиция серб милләтчеләре оештырган Младичны яклап митингка килгәннәрне куып таратты. 36 кеше зыян күрде, аларның күпчелеге полиция хезмәткәрләре. Митингта катнашкан 111 кеше тоткарланды.
XS
SM
MD
LG