Accessibility links

Йәмәндә гыйсьянчылар Зинҗибар шәһәрен алды


Йәмәндәге Сана шәһәрендә халык күтәрелешләре
Йәмәндәге Сана шәһәрендә халык күтәрелешләре

Йәмәннең көньягында гыйсьянчылар Зинҗибар шәһәрен алды һәм хөкүмәт гаскәрләре сызыкларына һөҗүмен көчәйтә.

Йәмән гаскәрләре җитәкчелеге, бүген Зинҗибарга һөҗүм вакытында дүрт хәрби һәлак булды һәм җиде хәрби яраланды, дип белдерде. Элгәре узган ике көн эчендә тыныч халык һәм хәрбиләр – барлыгы 20 кеше үтерелде дип хәбәр ителгән иде.

Йәмән хакимияте шәһәрне илнең көньягындагы кораллы исламчылар басып алды, дип белдерә.

Якшәмбе көнне берничә хәрби бүлек гыйсьянчылар ягына чыгулары турында белдерде. Йәмәндә халык күтәрелешләре президент Гали Абдулла Салихның хакимияттән китү таләбе белән өч айдан артык дәвам итә. Йәмәндәне сәяси каршылык вакытында йөзләрчә кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG