Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Германия һәм Испаниядән яшелчәләр кертүне тыйды


Русиянең кулланучылар хокукларын яклау идарәсе, Европаның кайбер илләрендә эчәк кизүе таралу сәбәпле, Германия һәм Испаниядә үстерелгән яшелчәләрне кертүне тыйды.

Кизү нәтиҗәсендә Германиядә кимендә ун кеше үлгән. Бүгенге көнгә 329 кеше авырый, диде Европа Комиссиясенең матбугат вәкиле Пия Һансен.

“Авыручыларның күбесе Германиянең төньягында, Һамбург шәһәре тирәсендә. Башка илләрдә теркәлгән очраклар гадәттә Германиядән китүчеләр яки Германиягә барып кайтучылар”, диде Европа Комиссиясе вәкиле.

Алар Испаниядә үстеререлгән кыяр белән агуланган. Авыручыларның күбесе Германиядә, әмма бу чирне йоктыру очраклары Швеция, Дания, Нидерланд һәм Британиядә дә теркәлгән.

Испания кыярлары шулай ук Чехия, Австрия, Маҗарстан һәм Люксембургта да сатыла иде.
XS
SM
MD
LG