Accessibility links

Кайнар хәбәр

Блаттер янә FIFA президенты булыр дип фаразлана


Зепп Блаттер (у) һәм Азия Футбол Конфедерациясе башлыгы Мөхәммәд бин Хаммам
Зепп Блаттер (у) һәм Азия Футбол Конфедерациясе башлыгы Мөхәммәд бин Хаммам
Халыкара Футбол Федерациясе (FIFA) президент сайлауны бүгенгә билгеләде.

Федерациядә югары вазыйфадагы ике кеше ришвәтчелектә гаепләнгәннән соң Англиянең Футбол Ассоциациясе тавыш бирүне кичектерергә чакырган иде. Ассоциация президенты шаһзадә Уильям мондый шартларда сайлауның гадел булачагына шик белдерде.

Халыкара Футбол Федерациясе президенты итеп кабат оешманы 1998 бирле җитәкләгән 75 яшьлек Зепп Блаттер сайланыр, дип фаразлана. Аның көндәше Мөхәммәд бин Хаммам ришвәтчелектә гаепләүләрдән соң сайлауда катнашудан баш тартты.

Кичә ачылган корылтайда катнашучы делегатларның 75% тавышы белән сайлау көне кичектерелергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG