Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмәндә ризасызлык чараларында 40лап кеше һәлак булды


Йәмән башкаласы Санада узган төндә хөкүмәткә оппозициядәге кабиләләр вәкилләре белән гаскәрләр арасында булган бәрелешләрдә кимендә 40 кеше һәлак булды. Урамда ризасызлык чаралары һәм көч куллану бүген дә дәвам итә.

Оппозиция белән хөкүмәт көчләре арасында яңа бәрелешләр сишәмбе көнне башланды. Дүрт көн элек тарафлар көч куллануны туктатып солых игълан иткән иде.

Урам җыенына чыгучылар президент Гали Габдулла Салихның урыныннан китүен таләп итә.

Бу атнада Санадан көньякка таба урнашкан Таиз каласында хөкүмәткә каршы чара вакытында иминлек көчләре җиде кешене атып үтерде.

Президентның урыныннан китүен таләп иткән урам җыеннары Йәмәндә гыйнвардан бирле дәвам итә.
XS
SM
MD
LG