Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: Юлны Химки урманы аша салырга туры киләчәк


Русия президенты Дмитрий Медведев тиз йөрешле Мәскәү-Петербур машина юлын Химки урманы аша салудан башка чара юк дип белдерде.

Мәскәүдә экологлар белән очрашуда Медведев бу гамәл өчен юлның башка урыннан салынуына комачаулаган элекке Мәскәү хөкүмәте җаваплы диде.

Медведев юлның урман аша салынуына кызганыч белдерде, шул ук вакытта бу һәлакәткә китермәс дип өметләнүен әйтте.

Былтыр экологларның протест чараларыннан соң Медведев бу төзелешне туктатса да, соңрак урманга зыянны компенсацияләү вәгъдәсе белән төзелешне яңартырга булдылар.
XS
SM
MD
LG