Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Гарәп әмирлекләренең һава көчләре башлыгы белән очрашты


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Берләшкән гарәп әмирлекләренең хәрби һава көчләре башлыгы Мөхәммәт Сувейдан әл-Камзи җитәкчелегендәге төркем белән очрашты.

Әлеге төркем Татарстан башкаласына Русия-Гарәп әмирлекләре хөкүмәтара хәрби техник хезмәттәшлек комиссиясенең бишенче пленар утырышында катнашу өчен килде.

Утырыш беренче мәртәбә Мәскәү яки Абу-Дабидан читтә үтә.

Әл Камзи Татарстанда хәрби техника җитештерүче корылмалар белән дә таныша.

Әл-Камзи Гарәп әмирлекләре Русиядә ясалган коралларны иң күп кулланучы икенче ил диде.
XS
SM
MD
LG