Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара валюта фонды җитәкчесе урынын ике намзәт дәгъвалый


Кристин Лагард
Кристин Лагард
Халыкара валюта фонды мөдире урынын ике намзәт дәгъвалавы рәсми игълан ителде. Берсе – Франция финанс министры Кристин Лагард, икенчесе – Мексика үзәк банкы башлыгы Агустин Карстенс.

Халыкара валюта фонды белдерүендә, 24 кеше кергән фонд җитәкчелеге ике намзәт белән дә алдан сөйләшәчәк, диелә.

Халыкара валюта фонды җитәкчесе 30 июньгә кадәр сайланырга тиеш. Фондның моңа кадәр булган җитәкчесе Доминик Стросс-Канга көчләүдә гаепләү белдерелгәч, ул вазифасыннан китәргә мәҗбүр булды.
XS
SM
MD
LG