Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус президенты икътисад һәлакәте туса чикләрне ябачак


Беларус президенты Александр Лукашенко ил икътисад һәлакәте кичерә башласа, читтән товар кертүне туктатып, чикләрне ябарга әзер икәнлеген әйтте.

Минскида булган матбугат очрашуында чыгыш ясап ул, алдагы айларда куллану базарында хәл җайланачак, дип тә белдерде.

Соңгы айларда Беларуста икътисад кыенлыгы нәтиҗәсендә бәяләр кискен үсте, хакимиятләр милли валютаны да девальвацияләде. Халык хәзер күпләп товарлар һәм чит ил валютасы сатып ала.

Әмма Беларус башлыгы фикеренчә, каешны ныграк кысарга сәбәп юк. Нинди генә кыенлыклар булмасын Мински үзенең социаль-икътисади юлыннан тайпылмаячак, ди ул.
XS
SM
MD
LG