Accessibility links

Британия үз ватандашларына Сүриядән китәргә киңәш итте


Британия үз ватандашларына очышлар туктаганчы кичекмәстән Сүриядән китәргә киңәш итте. Тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә, Сүриядә көч куллану арткан хәлдә Дәмәшктәге Британия илчелегенең илдәге барлык ватандашларын илдән чыгару мөмкинлеге булмаячак, диелгән.

Бүген Сүрия хөкүмәте көчләре һәм танклары илнең төньягында Төркия чигенә якын урнашкан Бдама шәһәренә керде. Хокук яклаучылар мәгълүматларына караганда, берничә йорт яндырылган, 70ләп кеше кулга алынган.

Бдама янындагы Дҗиср әш-Шөгер каласында берничә көн элек гыйсьянчылар белән хөкүмәт көчләре арасында бәрелешләр булды.

Төркиягә киткән качаклар саны 1100дән артты. Сүрия президенты Башар әл-Асадның урыныннан китүен таләп итүдән башланган урам җыеннарында 1400ләп кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG