Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмитов Матвиенконы Федерация шурасы рәислегенә тәкъдим итте


Валентина Матвиенко
Валентина Матвиенко
Русия президенты Дмитрий Медведев Петербур губернаторы Валентина Матвиенконы Федерация Шурасы рәисе итеп тәкъдим итүне хуплады.

Әлеге тәкъдимне Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов Медведевнең губернаторлар белән очрашуы вакытында ясады. Матвиенко үзе бу очрашуда юк иде.

Федерация шурасының элекке спикеры Сергей Миронов Петербур шәһәре думасы карары белән әлеге вазифадан китәргә мәҗбүр булган иде.

Миронов үзе бу карарны гадел түгел дип белдерә һәм “Бердәм Русия”нең шундый күрсәтмәсе булганлыгын әйтә.
XS
SM
MD
LG