Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакуда Азәрбайҗан тарихында иң зур хәрби парад үтте


Баку – Бүген Бакуда Азәрбайҗан тарихында иң зур хәрби парад үтте. Ул республика бәйсезлегенең 20 еллыгы уңаеннан үткәрелде.

Парадта 6 меңнән артык хәрби, 400дән артык хәрби техника катнашты. Беренче тапкыр Азәрбайҗанда җитештерелгән хәрби техника күрсәтелде. Моннан тыш, үзәк мәйданнан Русиядә җитештерелгән С-300 ракета комплекслары үтте.

Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев, Азәрбайҗан армиясе һәртөрле, шул исәптән, илнең бөтенлеген кайтару мәсьәләсен дә чишә ала дигән белдерү ясады.
XS
SM
MD
LG