Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия үз ватандашларын Төркиягә качудан туктатырга тырыша


Сүриянең Төркия белән чигенә якын таулы төбәгендә булган һөҗүмнәрдә соңгы ике көндә кимендә 11 кеше һәлак булды.

Хокук яклаучы Мостафа Оссо, Assotiated Press мәгълүмат агентлыгына, һөҗүмнәр Төркиягә качарга теләгән Сүрия кешеләренә каршы булды, дип белдерде.

Сүриядә Башар әл-Асадның урыныннан китүен таләп иткән урам җыеннары март аеннан бирле дәвам итә. Бу чараларда 1400ләп кеше һәлак булды, дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG