Accessibility links

Брюссель Морокконың яңа конституциясен хуплый


Европа Берлеге Морокконың патша вәкаләтләрен киметүче конституциясенең раслануына хуплау белдерде һәм хөкүмәтне тиз арада реформалар үткәрергә чакырды.

Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштон һәм Берлекнең күрше илләр сәясәте комиссионеры Штефан Фүленең уртак белдерүендә “без Морокконың яңа конституциясе турында референдум нәтиҗәләрен хуплыйбыз, шулай ук тавыш бирүнең тыныч һәм демократик төстә үтүен хуплыйбыз” диелә.

Референдумның беренче нәтиҗәләренә караганда, Морокко сайлаучылары демократия таләп итүче халык күтәрелешенә җавап буларак Мөхәммәт патша тәкъдим иткән конституция үзгәрешен хуплап тавыш биргән.
XS
SM
MD
LG