Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ольстерда чәршәмбе төнендә яңа бәрелешләр булды


Белфасттагы бәрелешләр.
Белфасттагы бәрелешләр.
Төньяк Ирландиядә ике төн рәттән демонстрантлар һәм полиция бәрелешләре булды.

Берничә полиция хезмәткәре һәм фотохәбәрче яраланды. Егермеләп кеше кулга алынды.

12 июль көнне бөтен төбәктә протестантлар “Әфлисунчылар йөреше” (“марш Оранжистов”) чарасы үткәргәнгә католиклар протест үткәрде.

Белфастның төньяк өлешендә аеруча каты бәрелешләр булган. Ике йөзләп демонстрант полициягә шешәләр, ташлар һәм яндыргычлар белән һөҗүм иткән. Тәртип саклаучылар җавап итеп пластик ядрә һәм суаткычлар кулланган.

Ольстер башкаласының башка өлешләрендә һәм Лондондеррида да бәрелешләр булган.
XS
SM
MD
LG