Accessibility links

Кайнар хәбәр

Манеж мәйданында булган тәртипсезлекләрне тикшерү тәмамланды


Узган ел декабрьдә Мәскәүнең Манеж мәйданында булган тәртипсезлекләргә карата ачылган җинаять эшен тикшерү төгәлләнде.

Тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин белдерүенчә, әлеге эштә биш кеше гаепле дип фаразлана. Гаепләү нәтиҗәләрен чыгару өчен документлар прокуратурага җибәрелгән.

Утыздан артык кешегә зыян килгән Манеж мәйданындагы тәртипсезлекләр футбол җанатары Егор Свиридовның үлеменә сәбәп булды. Ул Мәскәүдә «Спартак» җанатарлары һәм кавказлар бәрелешкән вакытта үлде.
XS
SM
MD
LG