Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырыс Ямал да безгә яман түгел"


Ямал ярымутравы. Очкычтан төшерелгән фотосурәт
Ямал ярымутравы. Очкычтан төшерелгән фотосурәт

Кырыс табигать шартлары булган Ямал ярымутравында эшләүчеләр арасында татарлар һәм башкортлар купчелекне тәшкил итә. "Кырыс Ямал да безгә яман түгел", ди Айдар Ногманов.


Ямал ярымутравында даими яшәү өчен шартлар булмаса да, газ һәм нефть табучылар вахта ысулы белән эшләп йөри. Кыш 9-10 ай дәвам иткән, поляр төннәр озакка сузыла торган, 50-60 градуслы салкында эшләүчеләр арасында татарлар һәм башкортлар купчелекне тәшкил итә.

Айдар Ногманов
Төньяк котыпка якын бу ярымутрауда Губкинск шәһәреннән 350 чакырымдагы Харампур табылдыгында эшләүче Айдар Ногманов белән аның туган ягында Дим буенда очрашып сөйләштек.

Ул Ямал-Ненец автномияле бүлгесе белән Башкортстан арасында гомер итеп, Казаннан, Уфадан иярченле телевидение тапшыруларын карый, жае чыкканда интернетка кереп чыккалый. Ул якларда челтәргә керү, компьютер, мәгълүмат технологияләре чикләнгән булса да, Айдар Ногманов халкыннан, милли мәдәниятеннән аерылмаска тырыша.

Айдар Ногманов белән әңгәмә
Айдар Ногманов белән әңгәмә
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:18 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG