Accessibility links

Нократ Аланында эш ташладылар


Киров өлкәсенең Нократ Аланындагы “Молот” машина төзелеш ширкәтенең корал җитештерүче ике бүлегендә хезмәт итүчеләр эш ташлау турында белдерде. Аларга берничә ай инде хезмәт хаклары түләнми.

Хәзер ширкәтнең эшчеләргә 30 миллион сум бурычы бар. Дәүләттән хәрби заказлар булмаганга хезмәт хакларын тоткарлый башлаганнар. Калашников пулеметлары һәм танкка каршы ут ачу җайланмалары чыгарган ширкәт көннән-көн күбрәк агач эшкәртү, кер киптерү әйберләре һәм шкафлар ясый.

Тыныч тормыш товарларын күпләп чыгаруга һәм дәүләттән миллиард ярымлык төрле ташламалар бирелүгә карамастан, “Молот” вакытында кредиторларга бурычын кайтара, туңдырылган банк хисапларын эшләтеп җибәрә һәм эшчеләргә хезмәт хакы түли алмаган.
XS
SM
MD
LG