Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бесланда җиде ел элек булган фаҗига корбаннарын искә алдылар


Җиде ел элек Бесланда террорчылар мәктәпне басып алган иде. Бу фаҗигане искә алып матәм чаралары үтте.

Радиобыз хәбәрчесе белдерүенчә, иртәннән үк кешеләр мәктәп бинасына чәчәкләр һәм шешәләргә салынган сулар китергән. Тотыкка алынганнарның өч көн дәвамында эчәргә сулары булмыйча җафалануларын искә төшергәннәр.

Матәм чарасында Төньяк Осетия президенты Тайморза Мамсуров та катнашкан. Аның балалары да моннан җиде ел элек мәктәптә тотык итеп алынган булган.

3 сентябрь – мәктәпкә һөҗүм булган көнне әлеге фаҗигадә һәлак булганнар күмелгән “Фәрештәләр шәһәрчеге” дип аталган зиратта да матәм чаралары узачак.

Беслан фаҗигасендә 334 кеше корбан булды. Аның яртысыннан күбе балалар.

Беслан фаҗигасен тикшерү әле төгәлләнмәгән. Ул ноябрьгә кадәр озайтылган.
XS
SM
MD
LG