Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чакма заводы “Алабуга”да төзеләчәк


Омскида чакма заводы төзелешенә каршылык чарасында катнашучылар.
Омскида чакма заводы төзелешенә каршылык чарасында катнашучылар.
Омскиның “Мостовик” фәнни җитештерү берләшмәсе чакма заводын “Алабуга” махсус икътисад бүлгесендә төзи башларга җыенуын белдерде.

“Мостовик” генераль директоры Олег Шишов сүзләренчә, икътисадый яктан җиңеллекләр бирелгәнгә күрә, алар заводны Татарстан җирендә төзергә ниятләгән. Экологларның каршылыгы да, көндәшләре “Титан” булу да “Мостовик”ларның әлеге карарны кабул итүенә тәэсир итмәгән.

Беренчедән, Татарстанда “Мостовик”ка Омскига караганда ике мәртәбә зуррак җир бирелгән. Икенчедән, төзелеш барышында энергия чыганаклары белән тәэмин ителәчәк. Бу исә алты миллиард сумны янга калдырырга мөмкинлек бирә. Өченчедән, махсус икътисад бүлгесендә яңа ширкәт 10 ел салымнар түләмәячәк һәм җиһазлар керткәндә, товарны чыгарганда ташламалы таможня түләүләре каралган.

Омскида экологлар, төрле иҗтимагый оешмалар чакма заводлары төзүгә каршылык белдереп килде. Әмма бу проблем әле дә көн кадагында кала. “Титан” дигән ширкәт чакма заводы төзү теләгеннән баш тартмады.

1 сентябрь көнне омскилар каршылык белдереп чираттагы чараларын үткәргән иде.
XS
SM
MD
LG