Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина газүткәргечләрнең бер өлешен кулланмаска җыена


Украинада газ үткәргечләре тулы куәтенә эшләмәгәнгә, аның бер өлеше кулланылмаска мөмкин. Бүген бу хакта Украина хөкүмәте башлыгы Николай Азаров белдерде. Аның сүзләренчә, хәзер Украинаның газ үткәргеч челтәре аша елына 80 миллиард кубометр газ куыла. Көче 150 миллиард кубометр газ кудыруга исәпләнгән.

Украина премьеры Мәскәү белән килешүләр файдалы булмаса да, Киев Русия газы өчен вакытында түләп торачак дип белдерде.

Элгәре Украина газ өчен үзләре мең кубометрына 230 доллар түләргә тиеш дип белдергән иде. Хәзер Украина мең кубометрга 355 доллар түли.
XS
SM
MD
LG