Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил очкычлары Төркиянең газ эзләүче корабы өстеннән очып үтте


F-15 очкычы
F-15 очкычы
Төрек матбугаты хәбәр иткәнчә, Израилнең ике F-15 хәрби очкычы җомгага каршы төндә Кыбрыс грек һәм төрек өлешләренең һава чикләрен узды.

Төньяк Кыбрыс Төрек җәмһүрияте ясаган кисәтүләрне санга сукмыйча алар очуын дәвам иттеләр. Нәтиҗәдә Төркия төбәккә үз очкычларын F-16-ларны җибәрде. Израилнең F-15-ләре шуннан соң гына чигенергә мәҗбүр булды.

Урта диңгезнең Кыбрыс янындагы бәхәсле җирләр өстендә шулай ук Израилнең боралагы да күренде. Ул утрауның Төньяк Кыбрыс контролендәге ярлары янында газ эзләп йөрүче төрек корабы өстеннән очып йөргән, дип хәбәр итә The Jerusalem Post.
XS
SM
MD
LG