Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бельгиядә ике көндәш фирка килешү төзи алды


Бельгиядә Фламандлар һәм Валлонлар фиркаләре ниһаять уртак тел таба алды. Алар ел ярымга сузылган сәяси кризисны бетерү максаты белән реформалар үткәрергә килеште.

Килешүдә шулай ук финанс оешмаларга ярдәм итү турында да сүз бар. Кичә Moody’s агентлыгында Белгия кредитлар рейтингының түбәнәю мөмкинлеге турында әйткәннәр иде.

Кайбер сәясәтчеләр ике фирка арасындагы килешүне икенче бөтендөнья сугышыннан соң иң мөһим вакыйгаларның берсе дип тә бәяләгәннәр.

Бельгиядә 18 ай инде даими эшләүче хакимият юк. Парламент сайлауларыннан соң илнең төп этник төркемне берләштергән ике фирка бер-берсе белән уртак таба алмый иде.
XS
SM
MD
LG