Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия хакимияте: күзәтүчеләр аерым бер шартларда илгә килә ала


Сүрия хакимияте, Гарәп илләре лигасы күзәтүчеләрен аерым бер шартларда кабул итәбез дип белдерде. Лига башлыгы Набил Әл-Гарәби, әлегә Дәмәшк куйган шартларны өйрәнү эше бара, ди.

Шул ук вакытта Сүриядә хакимияткә каршы чыгучыларга карата көч куллану дәвам итә. Кичә, андагы хокук яклаучылар белдергәнчә,чуалышлар вакытында сигез кешенең гомере өзелә, араларында балалар да була.

Гарәп илләре лигасы бу атнада Дәмәшккә ультиматум куйды, Сүриядә өч көн эчендә кан кою тукталырга тиеш, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG