Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыдан Хургадага очышлар туктала


Мисырның Хургада курорт шәһәренә декабрь-гыйнвар айларында Чаллыдан очышлар туктала.

Шәһәрнең Бегишево һава аланының коммерция эшләренә җаваплы урынбасары Александр Бычков сүзләренчә, очыш тәртибен үзгәртү Мисырдагы сәяси вакыйгаларга һәм анда барырга теләүчеләрнең кимүенә бәйле. “Челнинские известия” газеты хәбәр иткәнчә, кичә Чаллыдан Хургадага соңгы туристлар очып киткән.

Александр Бычков белдерүенчә, Хургадага очышлар Казанда да тукталган. Шарм Әш-Шәех юнәлеше әлегә үзгәрешсез калган.
XS
SM
MD
LG