Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грециядә яңа каршылык чарасы узды


Грециядә хөкүмәтнең бюджет чыгымнарын киметү карарларына каршы 24 сәгатьлек гомум эш ташлау акциясе үтте.

Әлеге каршылык чарасы, өч атна элек яңа министрлар кабинеты төзелгәннән соң беренче тапкыр узды. Ул вакытта Лукас Пападимос хөкүмәт башлыгы итеп билгеләнгән иде.

Кичә Пападимос илгә кредит бирүчеләргә Грециядә реформалар булачак дип ышандырды.

15 меңгә якын халык, оппозиция тарафдарлары, коммунистлар Афинаның үзәк урамнарыннан “Хәерчелек һәм бурычлар бетсен!” дигән шигарьләр әйтеп узды. Илнең Салоник шәһәрендә дә шуңа охшаш акция була.

Грециядә гомум эш ташлау нәтиҗәсендә - мәктәпләр, хастаханәләр, төрле дәүләт оешмалары эшләмәде.
XS
SM
MD
LG