Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Һормуз бугазында яңа күнегүләр үткәрәчәк


Иранның хәрби флот җитәкчесе Һормуз бугазында яңа күнегүләр үткәрергә җыенулары турында белдерде.

Иранның рәсми мәгълүмат чаралары белдерүенчә, адмирал Али Фадави, күнегүләр февраль аенда булачак, дип әйткән. Аның сүзләренчә, яңа күнегүләр 2 гыйнварда төгәлләнгәне белән чагыштырганда башка максатларны күздә тота.

Һормуз бугазы аша дөньяда ташылган нефтьнең өчтән бердән күбрәк өлеше уза. Иран бу күнегүләрне Тәһранга карата халыкара икътисади чикләүләр кырысланган вакытта үткәрергә җыена.
XS
SM
MD
LG