Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция сенаты әрмән геноциды турында канун өлгесен тикшерә


Франциянең югары пулаты – Сенат әрмәннәргә каршы геноцид булганын танымаганнарны җәзалау турында канун өлгесен тикшерә. Парламентның түбән пулатында әлеге канунны хуплануы Әнкара белән Париж арасындагы мөнәсәбәтләргә киеренкелек керткән иде инде.

Франция беренче дөнья сугышында Госманлы империясендә әрмәннәрнең күпләп үтерелүен геноцид дип саный.

Канун кабул ителсә, геноцидны кире кагучылар Франциядә акчалата йәки төрмә җәзасына хөкем ителәчәк.

Әнкара, канун кабул ителсә кискен чараларга барачагы белән янады. Тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглу әлеге карар сүз иреген бозу булып тора, дип белдерде.

Франция хакимиятләре канун өлгесенең Әнкарага каршы булмавын, Төркиянең киләчәктә дә Франциянең ышанычлы партнеры булып калачагына ышандыра.
XS
SM
MD
LG