Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәлестин хакимияте Израил белән сөйләшүләрне яңарту ниятеннән баш тартты


Фәлестин хакимияте Израил вәкилләре белән туры сөйләшүләрне яңартуга багышланган очрашудан баш тартты.

Бүген иртән ясалган белдерүдә, гыйнвар аенда Амманда булган фәлестин төркеме җитәкчесе Саиб Эрекат белән Израил хөкүмәте вәкиле Ицхак Молхо арасында “сөйләшүләрне башлау турында” сөйләшү нәтиҗәсез тәмамланды, диелгән.

Фәлестиннәр Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштонның сөйләшүләрне тагын бер айга озайту тәкъдимен кире какты.

Аммандагы очрашу вакытында фәлестин ягы туры сөйләшүләрне башлау өчен Израил берничә шартны үтәргә тиеш, дигән иде. Шартларның берсе итеп фәлестин тоткыннарының бер өлешен иреккә чыгару куелды.

Фәлестиннәр үз чараларын күрәчәкләрен әйтте. Фәлестин ягының бу нияте турында тулырак мәгълүмат хакимият башлыгы Мәхмүт Габбас кайткач билгеле булыр, дип көтелә. Әлегә ул Русиядә сәфәрдә иде.
XS
SM
MD
LG