Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гарәп лигасы Сүриягә яңа төркем җибәрә


Каһирә – Гарәп лигасының Сүриядәге төркеме җитәкчесе Мөхәммәт Әл-Даби вазифасыннан китә.

Бу турыда бүген Каһирәдә Гарәп лигасы тышкы эшләр министрларының очрашуында игълан ителде. Очрашуда Сүриягә Гарәп лигасы һәм БМО белгечләреннән торган яңа төркем җибәрү мәсьәләсе каралды.

Бу яңа төркемне Үрдүннең элекке тышкы эшләр министры Әбдел Әл-Хатиб җитәкләр дип көтелә.

Халыкара күзәтүчеләр төркеме Сүриядәге эшен илдә көч кулланулар арту сәбәпле узган айда туктаткан иде.
XS
SM
MD
LG