Accessibility links

Кайнар хәбәр

26 февральдә «Гадел сайлаулар өчен» акциясен уздыруга гариза бирелгән


«Гадел сайлаулар өчен» Мәскәү митингларын оештыручылар 26 февральдә Революция мәйданында «Путин кышын озату» чарасын уздыру өчен Мәскәү мэриясенә гариза биргән.

«Сул фронт» хәрәкәте координаторы Сергей Удальцов хәбәр итүенчә, бу чара активистлар һәм 4 мартта президент сайлауда катнашачак күзәтүчеләр җыены рәвешендә узачак. Элегрәк 26 февральдә оппозиционерларның тагын бер чара планлаштырылуы хәбәр ителгән иде. Алар кулга-кул тотынышып Садовое боҗрасы буйлап төзелеп басарга исәпләвен әйтте.
XS
SM
MD
LG