Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Сүриягә дипломатик вәкилен җибәрә


Кытай Сүриягә дипломатик вәкилен җибәрә.

Кытай тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, оешманың урынбасары Чжай Цзюнь Димәшккә җомга китәчәк. Дипломатик оешманың белдерүендә сәфәрнең максаты Сүриядәге кризисны тыныч рәвештә җайга салуны булдыру, диелә.

Кытай Русия белән бергә 4 февральдә БМО иминлек шурасындагы резолюциягә чик куйды.

Бу айда Димәшктә Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров булып китте. Ул президент Бәшәр Әсад белән сөйләшүләр уздырды.
XS
SM
MD
LG