Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабаровскида милли азчылыклар форумы узды

Татар биюе. Мәдәни форум. Хабаровски, 22-25 февраль
Татар биюе. Мәдәни форум. Хабаровски, 22-25 февраль

22-25 февраль көннәрендә Хабаровскида милли азчылыкларга дәүләт ярдәмен булдыру максатында II мәдәни форум үткәрелде. Аны Русия һәм Хабаровски крае мәдәният министрлыклары оештырды.


Әлеге форум кысаларында фәнни-гамәли конференция, түгәрәк өстәл сөйләшүе, «Мәдәни диалог» фестивале, декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе, осталык дәресләре уздырылды. Програмда шулай ук Сикачи-Алян авылына һәм Хабаровски шәһәре буйлап экскурсия дә каралган иде.

Мәдәни форумда Яһүд, Амур, Сахалин һәм Магадан өлкәләреннән, Приморье, Камчатка һәм Хабаровски крайларыннан вәкилләр катнашты. Әлеге чара уңаеннан Ерак Көнчыгыш башкаласына хакимият вәкилләре, галимнәр, төрле дәрәҗәдәге милли-мәдәни мохтәрият һәм башка милли оешма җитәкчеләре һәм активистлары, иҗат коллективлары, аерым башкаручылар, барысы бергә 200 гә якын кеше килде.

Фәнни-гамәли конференцияне Хабаровски дәүләт сәнгать институты ректоры профессор Сергей Скоринов үткәрде. Сергей Скоринов әйтүенчә, II мәдәни форум үткәрү урыны итеп Хабаровскины сайлау очраклы түгел. Соңгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Ерак Көнчыгыш – Русиядә иң күпмилләтле төбәкләрнең берсе. Монда 140тан артык милләт вәкилләре яши, 32 милли үзәк эшли.

Беренче булып сүз Хабаровски крае мәдәният министры Александр Федосовка бирелде. Ул үз чыгышында милли-мәдәни оешмаларның эшчәнлеге турында сөйләде. Край хакимияте һәрвакыт төрле халык вәкилләренә үз милли гореф-гадәтләрен өйрәнү, мәдәниятне саклауда теләктәшлек итә дип билгеләп үтте.

Конференциядә шулай ук Магадан һәм Яһүд өлкәләреннән, Приморе һәм Камчатка крайларыннан килгән делегатларның да чыгышлары тыңланды.

Хабаровскида милли азчылыклар форумы узды

Ерак Көнчыгыш татарлары күргәзмәсе
1/17 Ерак Көнчыгыш татарлары күргәзмәсе
22-25 февраль көннәрендә Хабаровскида милли азчылыкларга дәүләт ярдәмен булдыру максатында II мәдәни форум үткәрелде.
Татар күргәзмәсе кунаклары
2/17 Татар күргәзмәсе кунаклары
22-25 февраль көннәрендә Хабаровскида милли азчылыкларга дәүләт ярдәмен булдыру максатында II мәдәни форум үткәрелде.
Ерак Көнчыгыш татарлары күргәзмәсендә Әлфия Галиханова һәм Гүзәл Шәйхелисламова
3/17 Ерак Көнчыгыш татарлары күргәзмәсендә Әлфия Галиханова һәм Гүзәл Шәйхелисламова
22-25 февраль көннәрендә Хабаровскида милли азчылыкларга дәүләт ярдәмен булдыру максатында II мәдәни форум үткәрелде.
Кунаклар татар милли ризыклары белән сыйлана
4/17 Кунаклар татар милли ризыклары белән сыйлана
22-25 февраль көннәрендә Хабаровскида милли азчылыкларга дәүләт ярдәмен булдыру максатында II мәдәни форум үткәрелде.
Ерак Көнчыгыш беларуслары
5/17 Ерак Көнчыгыш беларуслары
22-25 февраль көннәрендә Хабаровскида милли азчылыкларга дәүләт ярдәмен булдыру максатында II мәдәни форум үткәрелде.
Ерак Көнчыгыш һәм Себер корея халкы оешмалары берләшмәсенең күргәзмәсе
6/17 Ерак Көнчыгыш һәм Себер корея халкы оешмалары берләшмәсенең күргәзмәсе
22-25 февраль көннәрендә Хабаровскида милли азчылыкларга дәүләт ярдәмен булдыру максатында II мәдәни форум үткәрелде.
Ерак Көнчыгыш чегәннәре
7/17 Ерак Көнчыгыш чегәннәре
22-25 февраль көннәрендә Хабаровскида милли азчылыкларга дәүләт ярдәмен булдыру максатында II мәдәни форум үткәрелде.
Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Рөстәм Абдуллин
8/17 Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Рөстәм Абдуллин
22-25 февраль көннәрендә Хабаровскида милли азчылыкларга дәүләт ярдәмен булдыру максатында II мәдәни форум үткәрелде.
Ерак Көнчыгыш татар конгрессы җитәкчеләренең берсе Рөстәм Сөләйманов
9/17 Ерак Көнчыгыш татар конгрессы җитәкчеләренең берсе Рөстәм Сөләйманов
22-25 февраль көннәрендә Хабаровскида милли азчылыкларга дәүләт ярдәмен булдыру максатында II мәдәни форум үткәрелде.
Хабаровскида милли азчылыклар форумы ачылышы
10/17 Хабаровскида милли азчылыклар форумы ачылышы
22-25 февраль көннәрендә Хабаровскида милли азчылыкларга дәүләт ярдәмен булдыру максатында II мәдәни форум үткәрелде.
Хабаровски крае мәдәният министры Александр Федосов
11/17 Хабаровски крае мәдәният министры Александр Федосов
22-25 февраль көннәрендә Хабаровскида милли азчылыкларга дәүләт ярдәмен булдыру максатында II мәдәни форум үткәрелде.
Гармунчы Ринат Асадуллин
12/17 Гармунчы Ринат Асадуллин
22-25 февраль көннәрендә Хабаровскида милли азчылыкларга дәүләт ярдәмен булдыру максатында II мәдәни форум үткәрелде.
Сәхнәдә татар биүе
13/17 Сәхнәдә татар биүе
22-25 февраль көннәрендә Хабаровскида милли азчылыкларга дәүләт ярдәмен булдыру максатында II мәдәни форум үткәрелде.
Сәхнәдә чегән биюе
14/17 Сәхнәдә чегән биюе
22-25 февраль көннәрендә Хабаровскида милли азчылыкларга дәүләт ярдәмен булдыру максатында II мәдәни форум үткәрелде.
Ерак Көнчыгыш сәнгатькәрләре Суфыя Кәримова һәм Айнур Сираҗев
15/17 Ерак Көнчыгыш сәнгатькәрләре Суфыя Кәримова һәм Айнур Сираҗев
22-25 февраль көннәрендә Хабаровскида милли азчылыкларга дәүләт ярдәмен булдыру максатында II мәдәни форум үткәрелде.
"Дуслык" төркеме җырчысы Нәзимә Рангулова һәм Хабаровски шәһәре милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Сәрвәрдин Туктаров
16/17 "Дуслык" төркеме җырчысы Нәзимә Рангулова һәм Хабаровски шәһәре милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Сәрвәрдин Туктаров
22-25 февраль көннәрендә Хабаровскида милли азчылыкларга дәүләт ярдәмен булдыру максатында II мәдәни форум үткәрелде.
Сулдан уңга: Рөстәм Сөләйманов, Сәрвәрдин Туктаров, министр Александр Федотов, Ира Лозовик, Нәзимә Рангулова
17/17 Сулдан уңга: Рөстәм Сөләйманов, Сәрвәрдин Туктаров, министр Александр Федотов, Ира Лозовик, Нәзимә Рангулова
22-25 февраль көннәрендә Хабаровскида милли азчылыкларга дәүләт ярдәмен булдыру максатында II мәдәни форум үткәрелде.
Previous slide
Next slide

Чыгышлар соңында форум делегатларын Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы җитәкчесе Рөстәм Абдулин агымдагы елның 30 июнендә Приморье краенда үтәчәк XII федераль Сабантуйга чакырды.

Шулай ук Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы вәкилләре “Кайчан да булса милли оешмаларга гамәли ярдәм күрсәтеләчәкме?” дип кызыксынды. Конференция барышында яңгыраган бу бердәнбер сорауга Хабаровски крае мәдәният министры Александр Федосов җавап бирде. “Акчалата ярдәм итү өчен, милли-мәдәни оешмалардан проектлар һәм програмнар көтәбез”, дип азсызыклады Александр Федосов.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә милли-мәдәни оешма җитәкчеләре Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә яшәүче халыкларның мәдәниятен саклау һәм үстерүдә уңышлары һәм проблемнары турында фикер алышты. Анда Хабаровски шәһәре милли-мәдәни мохтарияте рәисе Сәрвәрдин Туктаров та чыгыш ясады. Ул милли-мәдәни өлкәдә алып барылган байтак уңай эшләр белән бергә күп кенә проблемаларга да тукталды.

“Әле булса оешманың үз бинасы юк, чиратлап татар эшкуарлары офисында җыелабыз. Башка төбәкләрдән концерт яисә спектакль белән килгән милләттәшләрне каршы алырга еллык бюджет акчасы китә. Сабантуй, башка милли чаралар үткәргәндә акчалата ярдәм сорап дус-танышларга йөгерәбез. Үзешчән ансамбль оештыру, милли костюмнар тегү дә җиңелдән түгел. Милли оешмалар чын мәгънәсендә дәүләт ярдәменә мохтаҗ”, дип сөйләде Сәрвәрдин Туктаров.

Алман, украин, әрмән, чегән, белорус, корея һәм башка милли оешма җитәкчеләре әлеге җыен мәдәниятне саклауда бар төбәкләрдә тупланган тәҗрибәне өйрәнү ягыннан әһәмиятле булыр дигән ышаныч белдерде.

Түгәрәк өстәлдә сораулар да, тәкъдимнәр дә күп яңгырады. Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы вәкилләре Владивостокта үтәсе федераль Сабантуйга әзерлектә татар конгрессына бар яклап ярдәм итәргә дигән тәкъдим белән чыкты.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә күтәрелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде. Бу хакта төрле идарәләргә һәм министрлыкларга мөрәҗәгать кабул ителде.

«Мәдәни диалог» фестиваленда катнашучылар өчен бик күңелле програм оештырылган иде. Чыгыш ясаучылар тамашачыларны туган телләрендә сәламләде. Фестиваль төрле милләт үзешчән бию коллективларының, җыр ансамбльләренең концерт номерлары белән үрелеп барды. Фестивальдә Көньяк Сахалински “Дуслык” төркеме солисты Нәзимә Рангулова, Хабаровски яшьләр клубы бию коллективы, София Кәримова һәм Ринат Асадуллиннар аеруча уңышлы чыгыш ясады.

Фестиваль лауреатларын бүләкләү тантанасы Хабаровски сәнгать музеенда уздырылды.
XS
SM
MD
LG