Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин 4 марттагы сайлауда канун бозулар булганлыгын таныды


Русия хөкүмәте башлыгы, 4 мартта президент сайлауда җиңгән Владимир Путин тавыш бирү вакытында канун бозулар булганны таныды һәм бөтен шикаятьләр дә җентекләп тикшереләчәк дип әйтте.

Путин бүген Мәскәү юридик академиясендәге “Сайлаулар-2012” дип аталган үзәктә булып “Гадел сайлаулар өчен” күзәтүчеләре һәм “Ватандашлар гадел сайлаулар өчен” проектында катнашучылар белән очрашты.

Премьерга үзәк күзәтүчеләрнең ике айга сузылган сайлау алды кампаниясендә һәм 4 мартта тавыш биргән көнне сайлау канунын бозу турында дүрт мең ярым мөрәҗәгать кабул иткәнлекләрен җиткерделәр.
XS
SM
MD
LG