Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә наркоманнарны төрмәгә ябу тәкъдим ителә


Русиянең федераль наркотик контроле хезмәте башлыгы Виктор Иванов наркотикларга ияләшүчеләрне иректән мәхрүм итәргә чакыра.

Иванов Русиядә җәелә баручы наркомания проблемын наркоманнарны ярты йә бер елга төрмәгә ябу аша тиз һәм нәтиҗәле итеп чишәргә була диде.

Иванов әйтүенчә, рөхсәтсез наркотикларны даими рәвештә кулланган өчен 500 сум штраф түләтү генә наркоманнарны туктата алмый.

Беркадәр вакыт төрмәдә утыру куркынычы күпкә нәтиҗәлерәк булачак ди ул.

Федераль наркотик контроле хезмәте исәпләвенчә, илдә миллионнан артык наркоман бар. Наркотиклар сәбәпле елына 100 меңләп кешенең гомере өзелә.
XS
SM
MD
LG