Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда “Полиция башбаштаклыгына каршы” пикет узды


Бүген Казанның Ирек мәйданында “Полиция башбаштаклыгына каршы” пикетта 15-ләп кеше катнашты. Аны “Җинаятьчелеккә һәм канунсызлыкка каршы” иҗтимагй хәрәкәт оештырды.

Бу чара алдан хакимият белән килештерелмәгән булса да, полиция аңа комачауламады.

Пикетта катнашучылар полициянең канун бозуларына каршы плакатлар тоткан иде.

Пикетта шулай ук полициянең канун бозу очракларын яхшылап тикшерергә, Татарстандагы полиция башлыгы Әсгать Сәфәровны вазифасыннан алырга чакыручы шигарьләр яңгырады.
XS
SM
MD
LG