Йәмәннең көньягындагы Лодер шәһәрендә каты бәрелешләрдә соңгы биш көн эчендә кимендә 222 кеше һәлак булды. Шуның 183-е “Әл-Каидә” сугышчылары. Бу хакта бүген илнең иминлек хезмәте вәкиле белдерде.
France-Presse, бүген Лодерда тынычлык, сугышчылар чигенде, дип хәбәр итә.
Йәмән хакимияте, сугышчылар белән көрәшү өчен террорга каршы көрәш бүлегенең 200 хәрбие кичә Лодерга җибәрелде, дип хәбәр итте.
Сугыш дүшәмбе көнне хәрбиләр һәм “Әл-Каидә” сугышчылары арасында башланган иде. Хәрбиләргә җирле кабилә вәкилләре ярдәм итте.
Лодер Абаян вилаяте башкаласы Зинҗибардан 150 чакрым ераклыкта урнашкан. Узган елның май аенда радикал исламчылар Зинҗибарны үз кулларына алган иде. 2010 елның августында исә “Әл-Каидә” кыска вакытка гына Лодерны үз кулына төшерде, аннан соң аларны хөкүмәт көчләре шәһәрдән кысрыклап чыгарды.