Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус президенты халыкка еллык мөрәҗәгатен кичектерде


Беларус президенты Александр Лукашенка үзенең ел саен халык алдында ясый торган чыгышын кичектерде һәм аның эчтәлеген үзгәртергә кушты. Мөрәҗәгать 19 апрельгә билгеләнгән иде. Президентның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, президент чыгышындагы “хосусыйлаштыруга артык ирекле булган карашны” үзгәртергә кушкан. Шулай ук ул Беларусның башка илләр белән туган проблемаларына “каты бәрелмәскә” кушылган.

Көнбатыш Лукашенканың авторитар режимына каршы чикләүләр кертте. Февраль аенда Минскидан Европа Берлеге һәм Польша илчеләре куылды. Европа Берлегенең башка әгъзаләре дә Беларустан үз илчеләрен чакыртып алды.
XS
SM
MD
LG